tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча утырыш узды
2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча утырыш узды

2024 елда Алтай Республикасында Сабан туе үткәрү буенча утырыш узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Алтай Республикасында эш сәфәре дәвам итә.

Биредә 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе Фәрхәт Латыйпов, ТР Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Рамил Зәкиев һәм ТР вәкилләре катнашты. Шулай ук Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Витайлий Махалов, Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Эжер Ялбаков, Горно-Алтайск шәһәре хакимият башлыгының беренче урынбасары Юлия Мягкова, Алтай Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Андрей Цыгулев һәм Алтай Республикасының башка вәкилләре дә катнашты.

Утырыш барышында Алтай Республикасында 2024 елның июлендә беренче “Төрки Сабан туе” уздыру турында карар кабул ителде. Шулай ук Алтай Республикасы Хөкүмәте Аппараты һәм Горно-Алтайск шәһәре администрациясе арасында мәдәният, туризм, спорт буенча аппарат оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*