tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24 мартта Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада узачак
24 мартта Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада узачак

24 мартта Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада узачак

Казанда 24 мартта Татарстан мәдрәсәләре һәм мөселман югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла.

Олимпиада татар телен, әдәбиятын, татар халкы тарихын  өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күз алдында тота. Бәйге шулай ук татар теленә хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң формалаштыруга ярдәм итү; талантлы яшьләрне барлау; татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнүне пропагандалау; студентларны эзләнү-тикшеренү эшенә тартуны максат итеп куя.

Олимпиада өч юнәлештә – татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча бер турда оештырыла. Бәйгенең төп шартлары буенча, урта һөнәри уку йортларыннан һәр номинациядә – берәр, югары уку йортларыннан 25 яше тулмаган өч студентка кадәр катнаша ала. Катнашырга теләүчеләр исемен, әтисенең исемен, фамилиясен, телефонын, электрон адресын, уку йортын, юнәлешен, эзләнү-тикшеренү эшенең темасын (әдәбият юнәлеше буенча катнашкан очракта), укытучысын күрсәтеп, 2022 елның 20 мартына кадәр [email protected] почтасына гариза җибәрергә тиеш.

Татар теленнән олимпиада язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узачак. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя.

Татар әдәбиятыннан олимпиада кызлар өчен – эзләнү-тикшеренү эшен яклау һәм егетләр өчен вәгазь сөйләүдән тора. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы юнәлешендә тема сайлап алу, 15 биттән артмаган хезмәт язып, 2022 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча, аны [email protected] почтасына җибәрү таләп ителә. Тикшеренү объекты буларак, татар язучылары (шагыйрьләре, драматурглары) иҗатында дин һәм әхлак мәсьәләләре, татар әдәбиятында дини мотивлар һ.б. алынырга мөмкин. Олимпиада вакытында катнашучылар үзләренең эшләре буенча 5-7 минутлык чыгышлар ясаячак, жюри әгъзалары сорауларына җавап бирәчәк. Вәгазь бәйгесендә шәкертләр 10-15 минут дәвамында алдан ирекле темага әзерләнгән вәгазьләрен сөйләячәк.

Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне эшләүдән гыйбарәт булачак.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар, олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, өч юнәлештә дә аерым билгеләнәчәк. Катнашучыларга сертификат биреләчәк.

Олимпиадада катнашучыларның, аны оештыручыларның һәм уздыручыларның, жюри әгъзаларының битлектән булуы, санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүләре таләп ителә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*