tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзрәтләр татар дини мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты
Хәзрәтләр татар дини мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты

Хәзрәтләр татар дини мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты

22нче февральдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Катнашучылар “Татар рухи мирасы: аны саклау, барлау һәм актуальләштерү мәсьәләләре” дигән темага фикер алышты. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре һәм танылган Казан хәзрәтләре дә катнашты. Алар татар язма мирасын саклау һәм өйрәнүгә багышланган кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Мисал өчен, бу өлкәдә Татарстан мөфтиятенең тәҗрибәсе белән “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе проекты җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов уртаклашты.

Darul-Kutub.com проекты Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, аны алга таба өйрәнү, хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу да мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.

2013 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2021 елда шактый баеды – 1918 елга кадәр нәшер ителгән 282 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1587 томга якын китапны үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук танылган мөселман галимнәре Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Рәшит хәзрәт Маликов, Равил хәзрәт Бикбаев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*