tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте корылтае узачак
Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте корылтае узачак

Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте корылтае узачак

25 майда Төмән өлкәсенең иҗтимагый палатасы мәйданында өлкә мөселманнарының диния нәзарәте корылтае узачак

Корылтай эшендә җирле мөселман дини оешмаларыннан һәм диния нәзарәте составына керүче төркемнәрдән делегатлар катнашачак.

Иҗтимагый палата бинасында Төмән шәһәре, Төмән һәм Түбән Тәүде районнары җирле мөселман оешмалары вәкилләре җыелачак.

Өлкәнең башка районнарыннан килгән делегатлар дистанцион рәвештә катнашачак. Моның өчен район администрацияләрендә съездда катнашучылар өчен мәйданчыклар оештырылачак һәм турыдан-туры элемтәгә керү тәэмин ителәчәк.

Корылтайның көн тәртибенә оешма рәисен сайлау, уставка үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр кертелгән.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*