tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XXII Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты. Исегезгә төшерәбез, милли бәйрәмебез 17-18 нче июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узачак.

Оештыру комитетының чираттагы утырышында әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Чарада Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских , Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, шулай ук Сабан туена әзерлек эшләрендә җаваплы Татарстан һәм Ульяновск өлкәләре министрлыклары вәкилләре катнашты.

Комитет әгъзалары каршында сәламләү сүзе белән Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар XXII Федераль Сабан туен уздыруның планы хакында фикер алышты. Милли бәйрәмебез 17 нче июнь көнне ат чабышлары белән башланып китәчәк. Кич белән Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты тәкъдим ителә.

18 нче июньдә Сабан туеның тантаналы ачылышы уза. Анда Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Бәйрәм Ульяновск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән килгән гармунчылар чыгышы белән үрелеп бара. Сабан туе көрәш, милли уеннар, ярышлар, җыр-биюләр белән дәвам итәчәк.

Быел Россия күләмендә зур дата – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм ителә. Шул уңайдан, Сабан туе мәйданында тарихи-мәдәни комплекс та барлыкка киләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*