tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 26 апрель: бәйрәм чаралары программасы
26 апрель: бәйрәм чаралары программасы

26 апрель: бәйрәм чаралары программасы

Казандагы бәйрәм чаралары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китә. 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда мәдәни программа башлана. Урам сәхнәсендә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дип аталган шигъри-музыкаль кичә үтә.

14.00 — 16.00 сәгатьләрдә Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион шигырь бәйрәме үтә. Биредә танылган шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 15.00 — 20.00 сәгатьләргә билгеләнгән. Ул традицион урынында — Бауман һәм Ун иверситет урамнары чатында була. Акция кысаларында Ялкын интернет-конкурсы планлаштырыла, «Татар-дозор» квестына нәтиҗә ясала, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла.

18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Габдулла Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлаячак. Премия тапшырылганнан соң кичә «Алтын Казан» мюзиклы белән дәвам итә.

26 апрель көнне көн дәвамында Кариев театры алдында фотозона эшләячәк. Кич театрда «Печән базары» спектакле күрсәтелә. Башлана 18.30 сәгатьтә.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Я новым солнцем буду…» күргәзмәсе эшли. Анда Габдулла Тукайның билгеле фотопортретлары куелган һәм аларның тарихы тәкъдим ителә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*