tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” татар дәүләт театрында Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган зур чара узачак
“Нур” татар дәүләт театрында  Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган зур чара узачак

“Нур” татар дәүләт театрында Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган зур чара узачак

26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу датаны “Нур” театры ел да билгеләп үтә. Быел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында һәм театр каршындагы мәйданда Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган зур чара узачак.

Бәйрәм 26 апрельдә иртәнге 10да башланачак. Бу вакытта театрда “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестиваленең җиңүчеләрен билгелиячәкләр. Конкурсантлар мастер-классларда да катнаша алачак. Алары 11 сәгатьтән башлана һәм “Нур” театры артистлары тарафыннан үткәрелә.

Чараның икенче өлеше 14.30да Тукай һәйкәле янында башлана. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраячак. Чараны җырлы-моңлы чыгышлары белән “Нур” театры артистлары бизәячәк. Шул ук вакытта, театр фойесында милли тематика белән берләшкән күргәзмәләр эш башлаячак.

16 сәгатьтә исә чара театрның Зур залына күчәчәк. Анда конкурс җиңүчеләре бүләкләнәчәк һәм “Тукай белән килә язлар” дигән тантаналы концерт узачак. Керү ирекле. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*