tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенннән укытучы Галия Кутерова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” бәйгесе финалисты
Түбән Новгород өлкәсенннән укытучы Галия Кутерова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” бәйгесе финалисты

Түбән Новгород өлкәсенннән укытучы Галия Кутерова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” бәйгесе финалисты

Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” Бөтенроссия конкурсының финал өлеше булып үтте. Анда барлыгы 32 укытучы (Татарстан Республикасыннан 20 һәм Россия төбәкләреннән 12) катнашкан, шулар арасыннан алты финалист сайлап алынган һәм алар арасында Спас районы Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Кутерованың да булуы аеруча зур шатлык (фотода).

Галия ханым безнең өлкәне лаеклы күрсәтеп, өченче урынны алган. Ә беренче ике урынны татарстанлылар алганны исәптә тотсак, Россия төбәкләреннән булган татар укытучылары арасыннан Галия ханымны беренче дип әйтә алабыз.

“Шундый дәрәҗәле бәйгедә шактый зур уңышка ирешүемә мин бик шат. Конкурс катлаулы иде, башлангыч этапларны узып, Казанда да шактый тырышырга туры килде – шәһәрнең Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясендә дәрес бирергә, класс сәгате уздырырга, педагогик остаханә һәм мастер-класс күрсәтергә кирәк иде. Һәрберебез үзе өчен ниндидер яңа алымнар алды, тәҗрибә уртаклаштык. Тулаем алганда, бик файдалы чара булды, барлык оештыручыларга, аеруча Татарстан мәгариф министрлыгына зур рәхмәт”, – дип үзенең фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашты Галия Юнис кызы.

Финалистларны бүләкләү тантанасы шәһәрнең Ленин исемендәге мәдәният йортында узган. Җиңүчеләргә Дипломнар белән бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы вәкилләре тапшырган, иң яхшы татар теле укытучылары шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дә бүләкләнгән.

Без Галия Юнис кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм тагы да зуррак үрләр яулавын, уңышларга ирешүен теләп калабыз!

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*