tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә шигырь бәйрәме үтәчәк
26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә шигырь бәйрәме үтәчәк

26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә шигырь бәйрәме үтәчәк

Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.

«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның тәкъдимнәренә колак салып, Шигырь бәйрәмен алып баруын сорадык», – диде Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Ркаил Зәйдулла.

«Озак еллар бу бәйрәмдә катнашкан һәм аны алып барган да кеше буларак әйтәм – соңгы елларда ул безнең кулдан китеп артистлар кулына күчте. Аны 1961 елдан бирле гел шагыйрьләр алып барды. Халык бик яратып кабул итә иде», – дип теманы дәвам итте Рәдиф Гаташ.

Ркаил Зәйдулла ачыклык кертеп узган ел Шигырь бәйрәменең ике җирдә булып, икесен дә шагыйрьләр алып баруын әйтте. Кырлайда Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллина алып барса, Казанда Рифат Сәлах белән Резеда Гобәева алып барганлыгын җиткерде.

Рәдиф Гаташ, традицияне дәвам итеп, Шигырь бәйрәмен авторитетлы аксакал шагыйрьләр алып барырга тиеш дип санавын әйтте. «Яшьләр бик талантлы, аларның үз чаралары бар, алар анда бик матур чыгыш ясыйлар. Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Рәдиф Гаташ.

«Шигырь бәйрәмен концертка әйләндерергә ярамый», – дип каләмдәшен җөпләде Зиннур Мансуров.

Шигырь бәйрәме 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә – Тукай һәйкәле алдында булачак. Тукай премиясе лауреатлары шул ук көнне Опера театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*