tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Башкортстан Республикасында эш сәфәре дәвам итә.

Бүген ул Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Алар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылучы  чаралар һәм  2022 нче елның 19 – 21 нче маенда Казанда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында фикер алышты. Әлеге чара кысаларында “Болгар Җыены” да үтә. Васил  Шәйхразыев һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аны оештыру мәсьәләләре хакында да сөйләште.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*