tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Тугәрәк уен” Беренче төбәкара фольклор фестиваль – конкурсы узды
Киров өлкәсендә “Тугәрәк уен” Беренче төбәкара фольклор фестиваль – конкурсы узды

Киров өлкәсендә “Тугәрәк уен” Беренче төбәкара фольклор фестиваль – конкурсы узды

9 апрель көнне Киров өлкәсе Красная Поляна эшчеләр бистәсендә “Тугәрәк уен” Беренче төбәкара фольклор фестиваль – конкурсы узды. Чараны оештыручылары – Киров өлкәсе татарларының мәдәни -мәгьрифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов, эшчеләр бистәсе «Домостроитель» мәдәният йорты җитәкчесе Л. Г. Гордиенко, эшчеләр бистәсе хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты.

Быелгы чара Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы һәм Бөтендөнья татар конгрессы төзелүенең 30 еллыгына багышланган иде. Чараны эшчеләр бистәсе хакимияте башлыгы А. А. Хашимов уңышлар теләп ачып җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны  Татарстанның халык укытучысы, Милли Шура әгьзасы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Премьер министр урынасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга  котлаулар җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Камәрия Хәмидуллина һәм Татарстан мәдәният министрлыгының мәдәни ресурс узәге хезмәткәре Нияз Ришат улы Кәримуллин чараның җюри эшендә катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасының Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан һәм Киров өлкәсе җирлекләреннән 160 кеше катнашты, шулар арасында 16 коллектив бар иде.

Чыгыш ясаучылар татар халкының милли йолаларын сәхнәләштерделәр, гармун, баян, төрле уен кораллары, җыр, бию номерлары тамашачы һәм жюри әгьзаларына тәкьдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессының төп бүләге – Гран -При Кукмара районы Кукшел авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче Агымсу коллективына тапшырылды.

Барлыгы 46 чыгыш тәкъдим ителде,  җюри әгьзалары һәркайсына гадел бәя бирделәр, һәр коллектив һәм катнашучы Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгьрифәт иҗтимагый оешмасы әзерләгән дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*