tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 еллык Гашыйклар кичәсе
30 еллык Гашыйклар кичәсе

30 еллык Гашыйклар кичәсе

14 февраль Изге Вәли көне буларак билгеләп үтелә һәм шул уңайдан Түбән Новгород өлкәсендәге Пашат мәдәният йортында өч дистә ел бергә гомер итүче өч пар – Бибинур белән Рамил Фатеховларны, Талия белән Камил Садековларны һәм Нурия белән Рөстәм Садековларны чакырып, кечкенә генә бәйрәм кичәсе оештырдык. Энҗе туй. Бу төштә утыз ел бергә яшәгән чорга бертөрле нәтиҗә ясарга мөмкин, чөнки балалар үсеп җитеп, олы тормышка аяк баса, аларның да ниндидер казанышлары күзгә күренә башлый, бер-берсенә ихтирам, ярату, ышануга таянып төзелгән үзара мөнәсәбәтләр дә тормыш сынауларын узган була. Менә шуларның барысын да исәпкә алып, уртак тормыш стажлары 30 ел булган парларны Гашыйклар кичәсенә чакырдык. Алар барысы да бик теләп риза булды.

Кичәнең программасын клуб директоры Зайрә Абдулхалекова белән төзедек, төрле кызыклы конкурслар керттек. Аны башлап, авыл администрациясе башлыгы Наил Атауллин бәйрәм белән котлады, гаиләләргә уңышлар теләде.

Конкурсларны ир-атлардан башладык. Беренче булуы җиңел түгел, әлбәттә, әмма көчле затларыбыз сынатмады – ташып барган эмоцияләре, күтәренке кәефләре, оптимистик рухлары ис китәрлек иде, чын артистларча алып бардылар үзләрен. Беренче биремдә алар яшь чакларын искә алып, сөйгәннәренә тәкъдим ясарга тиеш иде. Өчесе дә матур чәчәк бәйләме биреп, музыкаль бүләк тә ясадылар – Рамил “Чакыр гына мине”, Камил “Талиякәй”, Рөстәм “Салкын чәй” җырларын бик матур башкардылар. Аннары эстафетаны хатын-кызга бирдек. Алар милли костюмнардан “Три девицы под окном” дигән музыкаль миниатюра күрсәттеләр.

“Иремне яхшымы беләм?”, “Хатынымны яхшымы беләм?” дигән конкурс бик кызыклы булды. Без аны берничә көн алдан үзләренә шалтыратып алган сораштырулар нигезендә төзегән идек.

“Парыңны тап”, “Безнең мәхәббәт диңгезе”, “Без бердәм” кебек конкурслар да мавыктыргыч булды. “Аерылмагыз” җыры белән кичәбезнең беренче өлеше тәмамлангач, катнашучы ханымнар, клуб хезмәткәрләре һәм җирле администрация тырышлыгы белән корылган табын артында җылы аралашу дәвам итте. Һәр гаилә утыз ел тормыш дәверендә булган кызыклы һәм гыйбрәтле  вакыйгалар турында сөйләде. Тулаем алганда, кичәбез бик матур узды, өч сәгатьләп вакыт үткәнен сизми дә калдык.

Халык ябылып яшәүдән туеп, тере аралашуны сагынып беткән. Пандемия сәбәпле кертелгән чикләнүләр алынып, мәдәният йортларын тутырып чаралар уздырырга язсын иде инде тиз арада.

Ә бу кичәдә катнашкан парларга олы рәхмәт әйтеп, клуб исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдык. Аларның өчесе дә берәр кыз, берәр малай тәрбияләп үстерде. Шушы балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның тормышына шатланып, озын-озак кына бергәләшеп яшәргә язсын Ходай үзләренә.

Гүзәл АЛИӘКБӘРОВА,

Пашат клубы методисты.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*