tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе узды
“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе узды

“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе узды

Быел 12 нче тапкыр үткәрелә торган “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлар арасында елдан-ел популярлаша бара. Әлеге чарада катнашучыларның географиясе дә аерым игътибарга лаек.

.2021 елның 19 февралендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты төрле мәдәният вәкилләрен фәнни конференциягә җыйды. 2021 елның 19 февралендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты төрле мәдәният вәкилләрен фәнни конференциягә җыйды. Конференциянең ачылыш тантанасында Институтның директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов чыгыш ясады, ул әлеге фәнни чараның Россия Федерациясендә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елына, Татарстан Республикасында башланып киткән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлануын билгеләп үтте; лингвокультурология юнәлешенең гаять перспективалы булуына басым ясап, бүгенге конференциягә тәкъдим ителгән докладларның эчтәлекле, кызыклы, фәнни яңалык алып килүләрен әйтте; яшь тикшеренүчеләргә зур фәнни ачышлар һәм конференция эшендә уңышлар теләде.

Узган елларда Татарстан, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән докладлар белән чыгыш ясаганнар иде. Быелгы конференциядә дә Казан шәһәрендә, Татарстанның төрле районнарында, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендәге уку йортларында укучылар белән беррәттән, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Беларус Республикасы, Төркия, Сирия, Корея, Кытай, Япония, Индонезия, Ираннан килгән студентлар да катнашты. Яшьләр барысы да чыгышларында үз мәдәниятләренә, телләренә, халыкның гореф-гадәтләренә, матди һәм рухи мәдәниятенә битараф булмауларын күрсәттеләр, алай гына да түгел, башка мәдәниятләр белән чагыштырып алып барган эзләнүләренең нәтиҗәләрен дә бәян иттеләр.

Чыгышлар катнашучыларда зур кызыксыну уятты, сораулар тудырды, доклад авторлары аларга төпле, нигезле җавапларын бирде, тикшеренүләренең перспективаларын билгеләп, алга таба фәнни эзләнүләргә стимул алып таралышты.

Барлык катнашучылар сертификатларга ия булды, фәнни җитәкчеләргә рәхмәт белдерелде. Докладлар алга таба фәнни җыентык булып дөнья күрәчәк.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты

Нурмөхәммәтова Р.С.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*