tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 36 гимназиясендә яугир шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар
Казанның  36  гимназиясендә  яугир шагыйрь  Фатих Кәримне искә алдылар

Казанның 36 гимназиясендә яугир шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар

Татар халкының каһарман шагыйре Фатих Кәримне татарлар да,башка милләтләр дә хөрмәт итә, аның ватанпәрвәрлеге бик күпләрне таң калдыра.. Фатих Кәрим иҗат иткән “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы сәхнәләрдә еш укылып, радио тапшыруларда еш яңгыраган вакытларны өлкән яшьтәгеләр әле дә хәтерлиләрдер.

Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!

1942 елда язылган поэмада сүз Казан шәһәренең Лядов урамы 7 йортта урнашкан госпиталь һәм Бөек Ватан сугышында яраланып, биредә дәваланып ятучы солдатлар турында бара. Алар арасында Фатих Кәрим дә була. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын ул нәкь шушы госпитальдә дәваланып яткан чакта яза.

Бүгенге көндә госпиталь булган бина төзекләндерелгән һәм мәктәп итеп яраклаштырылган. Анда  хәзер балаларга белем бирүче 36-нчы гимназия эшли. Гимназия җитәкчелеге һәм укытучылар, сугыш елларында бу бинаның  госпиталь булып хезмәт итүен һәм анда Фатих Кәримнең сугыш ярасыннан дәвалануын белгәннән соң,  патриот шагыйрнең исемен мәнгеләштерү эшенә керешәләр. Эшкә укучылар да җәлеп ителә.  Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым  белән дә бәйләнешкә керәләр. Күмәк көч белән гимназиядә Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә булдырыла. Анда шагыйрьнең иҗатына, тормыш юлына һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына багышланган  документлар, фоторәсемнәр куела.

Хәзер гимназиядә ел саен диярлек Фатих Кәрим иҗатына багышланган бәйгеләр, укулар, төрле очрашулар оештырыла. Аннан тыш укучылар, үзләренең уй-фикерләрен белдереп, Фатих Кәримгә хат язалар. Хатлар әлеге күргәзмәләр аллеясында саклана.

Быел 19 февральдә, шагыйрь һәлак булган көнне, гимназияда Фатих Кәримне искә алу чарасы булып узды. Анда гимназия директоры Татьяна Петровна Матлина, укытучылар  Ирина Анатольевна Камалетдинова, Лилия Хәйдәр кызы Аюпова, 6-9 сыйныф укучылары һәм кунаклар катнашты.

Кунаклар арасында быел шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова булмаса да, шагыйрьне якын иткән, яраткан шәхесләр килгән: Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов, журналист, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Римзил  Вәлеев, шагыйрь һәлак булган җирдә – Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәримгә багышланган мемориал комплекс булдыруга күп көч керткән, шәһәрнең бер урамына шагыйрь исеме бирелүенә ирешкән, “Шәһәрнең мактаулы кешесе” исеменә лаек булган Гирфан Бахтияров; Татарстанның милли музейларе белгече Флюра Даминова һәм бу язманың  авторы Сания Мирхалеева.

Кызганыч, әтисенең тормыш юлын һәм иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкарган шәхес – Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым Кәримова, көтмәгәндә  арабыздан китте. Әтисе иҗатына багышланган чаралар аның катнашлыгыннан башка ничек үткәнен хәзергә күз алдына китереп тә булмаган иде. Дөрес, Ләйлә ханымның улы Артем килүе күңелләрдә мондый искә алу чаралары киләчәктә дә киң күләмдә оештырылып торыр һәм анда шагыйрьнең якыннары да катнашыр дигән өмет тудыра.

Кунаклар, гимназиягә барышлый, Миславский урамында Фатих Кәрим яшәгән йорт янында тукталып, стенада куелган мемориаль такта янына чәчәк салдылар. Шагыйрь бу йорттан 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә, 1945 елның 19 февралендә,сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала.

Шагыйрьне искә алу чарасына килгәндә, ул 6-9 сыйныф укучыларының аллеяда куелган экспонатлар белән таныштыруыннан башланып китте. Аннары укучылар Фатих Кәримнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, җырлар җырладылар. Килгән кунаклар да үзләренең Фатих Кәрим иҗатын пропагандалауга керткән өлешләре, башкарган эшләре турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар бу юнәлештә гимназиядә алып барылган эшләргә югары бәя бирделәр, киләчәктә дә эшләр тукталмасын, тагын да югары дәрәҗәдә алып барылсын иде дигән теләкләр белдерделәр.

Аннары укучылар  арасында  шигырь уку һәм Фатих Кәримгә язылган  хатлар буенча бәйге оештырылды. Бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар һәм тыйнак бүләкләр тапшырылды. Ахырда 7-сыйныф укучысы Диляра Хадиятова   Фатих Кәрим сүзләренә үзе язган җырын башкарды.

Сания  Мирхалеева

Белешмә: 1945 елда Фатих Кәрим  һәлак булган 19 февраль көнне яугир шагыйрьне искә алу кичәләре быел  Калининград өлкәсендә һәм  Башкортостанның Бишбүләк районы Ает авылында ачылган Ф.Кәрим музеенда да кызыклы һәм тирән мәгънәле үткән.

Татарстан Язучылар Берлеге чираттагы съездга әзерләнә.  Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис19 февраль         көнне  Аккош күлендәге Язучылар бакчасындагы  истәлекле тактаташ янында Фатих Кәрим портретын куеп, яугир шагыйрьнең бу көнне һәлак булуы турында белдерү язып куйган.

Казанда үткән чаралардан  фотоларны Римзил Вәлиев һәм Сания Мирхалеева төшерде.

+

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*