tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Адымнар»да тел дә өйрәнәләр, читек тә бизиләр, милли ризык та пешерәләр
«Адымнар»да тел дә өйрәнәләр, читек тә  бизиләр,  милли ризык та пешерәләр

«Адымнар»да тел дә өйрәнәләр, читек тә бизиләр, милли ризык та пешерәләр

Туган телен  белмәгән әти-әниләр өчен  һәр мәктәптә курслар уздырылырга тиеш. “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова “Адымнар” күптелле мәктәбендә узган  күчмә утырышта әнә шулай диде. Билгеле булганча,  әлеге мәктәптә әти-әниләр, укытучылар өчен татар теле курслары оештырыла.

Республикада Туган телләр  һәм  халыклар бердәмлеге  елына багышланган утырышның Татарстанда ачылган беренче күптелле комплекста оештырылуы юкка түгел. Монда 19 милләт вәкиле  белем ала. Барлык укучылар да татар, рус, инглиз телләрен өйрәнә.

– Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм балалар бакчасында башлана, мәктәптә  формалашып,  ана теле белән горурланырга мөмкинлек бирә торган нигез салына, – диде Татьяна Ларионова.  – Балалар биредә туган телне саклауның никадәр мөһим булуын аңлый һәм шул ук вакытта партадашының яки өйдәге күршесенең  туган теленә хөрмәт белән карыйлар.  Бердәмлек шулай туа.  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  туган телләрне  үстерүдәге кыенлыкларны, уңышларны барларга мөмкинлек бирә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*