tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бездән соң да яшәр өчен туган тел
Бездән соң да яшәр өчен туган тел

Бездән соң да яшәр өчен туган тел

Туган татар телебезне саклап калу өчен Похвистнево районының Гали авылында ел саен төрле чаралар уздырылып тора. Гали авылы Мәдәният йортына караган авыл музеенда быел да  эчтәлекле  чаралар үтте. Халыкара Туган телләр көне герой-шагыйребез Муса Җәлилнең юбилейлы 115нче туган көненә дә туры кил­гәнлектән,  аеруча масштаблы булды.

16 февральдә Гали авылы музеенда 5 — 6нчы сыйныф укучыларын колач җәеп музей мөдире Кәүсәр Шәйхетдинова, авыл китапханәсе мөдире Фә­һимә Зарипова, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлшат Хәйруллина, Мәдәният йорты директоры Равил Манашев һәм сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева каршы алдылар. Чараны татар теле укытучысы Искәндәр Латыйпов һәм сыйныф җитәкчесе Фирдәүсә Йосыпова башлап җибәрделәр. Алар туган телнең әһәмияте, моңы, матурлыгы турында сөй­ләделәр.  Балалар музейның беренче залына үткәч, Кәүсәр апалары Шәйхетдинова бу бәй­рәмнең кайчан һәм ничек билгеләнеп үтә башлавы, Самара өлкәсендә, Татарстан Республикасында нинди бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелүе турында сөйләде. Икенче залда китапханәче Фәһимә Зарипова туган телебез турында әңгәмә корды (рәсемдә), өченче залда мәкальләр конкурсы үткәрелде, дүртенче залда Раилә Асылгәрәева “Туган тел” шигыренең үзгәртелгән вариантын укып китте. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: укучы балалар Татарстанның Болгар музей-тыюлыгы игълан иткән “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дип аталган Бөтенроссия шигырь уку кон­курсында онлайн форматта катнашу өчен видеоязмалар әзерлиләр икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*