tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур”театрында Халыкара туган тел көне узды
“Нур”театрында Халыкара туган тел көне узды

“Нур”театрында Халыкара туган тел көне узды

21 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында нәниләр өчен Халыкара туган тел көне узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашты һәм конгресс исеменнән балалар өчен татар телле китаплар өләште.

Уфаның Татар якшәмбе мәктәбенең “Ләйсән” халык ансамбле чыгышлары белән чараны бизәде. 65-нче татар гимназиясе укучысы Нигина Талипова үтә дә моңлы итеп җыр башкарды. “Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева һәм аның укучысы Камилә Галиҗанова тамашачыларны сәламләде һәм актерлык осталыгы буенча берничә күңегү күрсәтте.

Татар якшәмбе мәктәбенең укучысы Ринат Усманов популяр музыкант Айдар Юнысов белән гармунда татар халык көйләрен уйнады. Бәйрәмне “Нур” театры актрисасы Эльвира Бигалиева алып барды. Милли эшләнмәләр күргәзмәләре оештырылган иде.

Традиция буенча, чара гимнга әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны балалар Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова белән бергәләп башкарды. Аннары әти-әниләр һәм балалар бергәләшеп татар телендә Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әкиятен карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*