tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Агыйдел дулкыннары” һәрчак нәфис иҗатта!
“Агыйдел дулкыннары” һәрчак нәфис иҗатта!

“Агыйдел дулкыннары” һәрчак нәфис иҗатта!

Актанышның “Яшьлек” милли яшьләр үзәгендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Биредә көн тәртибендәге сораулар каралды, фикер алышу , киңәшләр уртаклашу оештырылды.
Берләшмә җитәкчесе Лилия Гыйлем алда да актив иҗат итәргә, бер дулкында булырга өндәде. Шулай ук “Агыйдел дулкыннары”бызның иң актив каләм осталары Әлфисә
Кыямова һәм Рәсимә Зарипова утырышларның әһәмиятен билгеләделәр,
үгет-нәсыйхатләре белән бүлештеләр. Ахырдан шагыйрәләребез якынлашып килгән Әниләр көне уңаеннан шигъри гөлләмәләрен радиотапшыруларыбыз өчен аудитоасмага яздырдылар.
Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*