tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Чагыл” халык театры чыгыш ясады
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Чагыл” халык театры чыгыш ясады

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Чагыл” халык театры чыгыш ясады

Якын көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Илеш районы Югары Яркәй авылында эшләп килүче “Чагыл” халык театры чыгыш ясады. “Герой юлыннан” әдәби-документаль спектакль ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан дөнья күрде. Куючы режиссер – “Чагыл” халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова.

Спектакльне карарга бик күп илешлеләр, кадет сыйныфларында укучы балалар, студентлар, уфалылар килгән. Тамашачылар арасында Муса Гәрәевның улы Евгений һәм аның гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары да бар иде.

Соңыннан “Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисалары Резида Фәхруллина (Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты) һәм Дамира Сәетова (Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты) “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллиннан сәламләү сүзләре җиткерделәр, һәм якташларын профессиональ кимәлдә куелган спектакль белән тәбрикләделәр.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*