tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аида Гарифуллина Казанда узачак махсус Олимпиада илчесе булып билгеләнде
Аида Гарифуллина Казанда узачак махсус Олимпиада илчесе булып билгеләнде

Аида Гарифуллина Казанда узачак махсус Олимпиада илчесе булып билгеләнде

Казанда узачак махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына кадәр 300 көн калды.

Бу истәлекле көндә әлеге хәрәкәткә дөньякүләм танылган опера җырчысы, Казанда туган Аида Гарифуллина кушылды, ул махсус Олимпиада илчесе булып билгеләнде.

«Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы Уеннары илчесе булу — зур дәрәҗә. Махсус Олимпиада — спорт уеннарына гына түгел. Бу — тел, дини, физик һәм менталь аермалар таркала торган бәйрәм. Бу вакыйга атлетларга гына түгел, барыбызга да берләшү һәм бер-беребезне аңлау өчен кирәк. Мин ышанам, бергәләп кенә инклюзив җәмгыять төзи алабыз, үсеш үзенчәлекләре булган яшь кешеләргә ярдәм итеп, аларның потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бирә алабыз», — дип сөйләде Аида Гарифуллина.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Уеннарның спорт программасына 7 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү. Ярышларда 106 илдән килгән юнифайд-партнерлар һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 2000нән артык атлет катнашачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*