tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортостанның Бишбүләк районында Нәүрез бәйрәмен зурлап үткәргәннәр
Башкортостанның Бишбүләк районында  Нәүрез бәйрәмен зурлап үткәргәннәр

Башкортостанның Бишбүләк районында Нәүрез бәйрәмен зурлап үткәргәннәр

Башкортостанның  Бишбүләк районы  Дүсән авылында 27 мартта Нәүрез бәйрәме күрше тирә-яктагы татар авылларының үзешчән артистлары катнашлыгында татар һәм башкорт телләрендә үткән. Бөек  дипломат Кәрим Хакимовны биргән Дүсән авылында, татар әдәбияте класссигы, яугир-шагыйрь Фатих Кәрим туып үскән Ает авылында яшәүчеләр һәм башка райондашлар туган телләрендә чыгыш ясаганнар. Бәйрәм афишалары татар телендә язылган, программага татар һәм башкорт җыр биюләре кергән.

Бәйрәмгә килүчеләрне Бишбүләк муниципаль районы башлыгы исеменнән район  башкарма комитетының мәдәният һәм яшьләр идарәсе җитәкчесе Елена Арефьева рус телендә, җирле хакимият исеменнән Биккол авылы җирлеге рәисе Ришат Әхмәтшин башкорт телендә Нәүрез  белән котлаганнар. Җыр-биюләр, күргәзмәләр, уеннар Бишбүләк-Дүсән яклары гореф-гадәте буенча үзенчәлекле һәм кызыклы оештырылган. Туган телләр, милли мәдәниятләр хөрмәт итеп оештырылган бу бәйрәм салкын көндә дә җылы мохиттә үткән..

Римзил Вәлиев.

Бәйрәмдә төшерелгән фотолар авылның интернет сәхифәсеннән алынды. Бу чарада Рафил Камалов төшергән видеоязманы  Дүсән  мәдәният үзәгенең интернет сәхифәсендә карый аласыз.

https://youtu.be/HAErdvfUWco

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*