tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак халатлы кызлар бәйгесе
Ак халатлы кызлар бәйгесе

Ак халатлы кызлар бәйгесе

175 еллык Казан медицина көллияте тарихында беренче тапкыр Татарстандагы медицина көллиятләре арасында “Татар кызы-2014” республика бәйгесе узды. Бәйгедә, жюри әгъзасы буларак, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Ак Калфак иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм Татарстан районнары белән эшләүче бүлек мөдире Данис Шакиров та катнашты.

Анда сигез көллиятнең тугыз туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы татар кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш, бишек җырларын башкаруда, аш-суда, кул эшләрен белүдә осталыгын күрсәтте.

2014 нче елның тәүге республика бәйгесе җиңүчесе итеп Минзәлә шәһәреннән килгән булачак шәфкатъ туташыбыз Хамадишина Айзирә билгеләнде. Ул һәрбер номинациядә үзенең җитезлеге, башкалардан аерылып торуы белән югары балларга ия булды.

Ак халатлы татар кызлары халкыбызның милли йолаларын, гореф – гадәтләрен саклап калуда беренче сафларда булырлар, медицина хезмәт күрсәтү оешмаларында авырулар белән татарча сөйләшә башларбыз дип ышанабыз.

“Шушындый татар кызларыбыз, шәфкатъ туташлары булганда милләтебез, телебез, динебез югалмас. Асылыбызга кайтырга, дөньяга карашыбызны үзгәртергә кирәк. Без татарлар дип горурланып яшик ”– диде Кадрия ханым, һәм барлык катнашучыларга уңышлар, саулык–сәламәтлек теләде.

 Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*