tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе түгәрәк өстәл артына җыелды
“Ак калфак” оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе түгәрәк өстәл артына җыелды

“Ак калфак” оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе түгәрәк өстәл артына җыелды

“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе узган елгы эшчәнлеге һәм агымдагы елларга бурычлар турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәл артына җыелды.
Авыллардагы бүлекчә җитәкчеләрен Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин сәламләде. Ул Татарстандагы Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында татар авылларының барысында да “Ак калфак” бүлекчәләрен төзеп, татар кызларын милли үрнәктә тәрбияләү бурычын куйды.

“Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлия Закирова авыллардагы бүлекчәләрне бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшләргә, урыннарда очрашулар үткәрергә, бүлекчә чараларына балалар бакчасы, мәктәп кызларын да чакырырга тәкъдим итте.
Очрашу барышында “Ак калфак” эшчәнлегендә ярдәм итүче активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*