tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сәлимгәрәев: “Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч”
Айдар Сәлимгәрәев: “Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч”

Айдар Сәлимгәрәев: “Милли матбугат үсеше — мөһим бурыч”

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев милли телләрдә матбугат чаралары үсеше мөһим бурыч булуын әйтте.

«Бу республикада һәм төрле төбәкләрдә чыгып килгән чуваш, удмурт, татар газеталарын саклау. Бу сегментны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саныйм. Төбәкләрдә чыга торган милли басмалар бөтен Россия татарларына тарихи Ватаннары белән элемтәне тоярга ярдәм итә», — диде ул коллегия утырышында.

Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителгәнен искәртте. «Без бу елда билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда актив катнашачакбыз», — диде.

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*