tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районының Барҗы-Умга авылында Май канаты бәйрәме узды
Әгерҗе районының Барҗы-Умга авылында Май канаты бәйрәме узды

Әгерҗе районының Барҗы-Умга авылында Май канаты бәйрәме узды

Районыбызның Барҗы-Умга мәдәният йортында Май канаты бәйрәме узды.
Халкыбызның борынгы йолаларын яңарту максатыннан Барҗы-Умга клубында Май канаты бәйрәме уздырдык.

Авылыбызда бик күпләр кош-корт асрыйлар. Шунлыктан, канатны каян табарга дигән проблема булмады. Кичәгә уңган авылдашыбыз Зәмфирә Моратова бик күп кош-корт канатлары алып чыккан, күргәзмәгә куяр өчен берничә май канатын алдан да ясаган иде.

Хуҗалыкларында күп итеп казлар асраучы Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина, Зөлфия Ибраһимова ирләре, улларының каз канатларын машина тәрәзәләрен чистарту өчен дә кулланулары турында сөйләделәр.

Өлкәннәребез Суфия Тимергазина, Нурания Гарифуллина, Мөнҗибә Мәрдиева каз өмәләренең элек бик күңелле узуы, уңганнарның бергә җыелып җырлый-җырлый каз йолкулары, аннан түшкәләрне көянтәгә асып елгага төшүләре, анда барганда юлга каурыйлар сибүләре турындагы хатирәләрне дә яңарттылар.

Алар сөйләгәндә баянчыбыз Ренат абый көй сузып җибәрде, ә без аңа кушылып җыр суздык.

Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.

Иң тапкырларга табышмаклар да әйттек, борынгы уеннарны да искә төшереп алдык. Лаеклы ялга чыккач Барҗы-Умгага яшәргә кайткан апаларыбыз Асылбикә Хәмдиева, Дания Фәйзрахманова, Рәфисә Кәшбиева да әлеге йоланы яңартканыбыз өчен авылыбызның “Ак калфак“ бүлекчәсенә, ветераннар советына, клуб мөдире Алсу Дәүләтшина җитәкчелегендәге “Оста куллар“ түгәрәге әгъзаларына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Соңыннан барыбыз бергә май канаты ясау серләренә төшендек. Мич ашы пешергән саен таба майлаганда әлеге кичәне, каз өмәләре уздырган вакытларны искә төшерергә сүз бирдек.

Рамилә Хикмәтуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*