tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы медален ташырды
Татарстан Президенты Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы медален ташырды

Татарстан Президенты Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы медален ташырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Россотрудничество арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләделәр, шулай ук катлаулы эпидемиологик хәл шартларында ватандашлар белән гуманитар хезмәттәшлекнең һәм элемтәләрне ныгытуның яңа рәвешләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россотрудничество ярдәме белән күп кенә зур чаралар узды. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, мәдәниятара диалог буенча Казан форумы һәм башкалар бар. Моннан тыш, оешма Татарстанның халыкара эшчәнлек алып баруына ярдәм итә.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика алга таба да Россотрудничество проектларында актив катнашырга тели һәм Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.

Очрашуда шулай ук элегрәк Әзәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеген – Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Мисырда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе урынбасары – Александрия шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры итеп Марат Гатин билгеләнгән иде, моңа кадәр ул ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары булып эшләде.

Татарстанга ике көнлек визиты барышында Россотрудничество делегациясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды һәм Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булды.

Булат Низамиев
president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*