tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Камада Үзәк китапханәдә татар теле курслар эшли башлады

ВИДЕО: Түбән Камада Үзәк китапханәдә татар теле курслар эшли башлады

Түбән Камада татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен Үзәк китапханәдә курслар эшли башлады. Беренче төркем китапханәчеләрдән оеша. Программа  телне башлап өйрәнүчеләр өчен каралган. Аңа теләге булган һәркем кушыла ала.

Укытучының сөйләмен алар йотлыгып тыңлый, кагыйдәләрне кәгазьгә теркиләр.  Парта артында – рус китапханәчеләре. Теләгебез – татар телендә  аралашырга өйрәнү, ди алар. Тырышлыклары күренә. Өй эшенә җитди караганнар.

Әнфисә Фәйзетдинова Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Курсларны берләштерелгән китапханәләр системасы оештыра. Укытучыны читтән эзлисе булмый. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсенең үз хезмәткәре –Гөлнара Хәйруллина. Эш стажы 23 ел. Курс 24 дәрескә исәпләнгән.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*