tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авылы” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында
“Татар авылы” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында

“Татар авылы” конкурсы җиңүчеләре “Башваткыч” тапшыруында

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы узган ел ахырында “Татар авылы” конкурсын уздырды. Анда Татарстаннан, Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашты. Алар үз авыллары, андагы уңган, булган кешеләр хакында матур язмалар, фотосурәтләр юллады. Гран-Прига иң актив район – Саба лаек булды.

Бүген җиңүчеләрнең кайберләре “Яңа гасыр” каналында баручы “Башваткыч” тапшыруында катнашты. Алар – «Авылым бизәкләре» номинациясендә 2 нче урын алган Лилия Купаева (Әлмәт районы, Бишмунча авылы), «Авылым бизәкләре» номинациясендә 3 нче урын алган Гөлфия Зейдуллина (Чувашия республикасы, Чичкан авылы) һәм Гран-Прига лаек район – Сабадан Гөлүсә Фатыйхова (Саба районы, Олы Кибәчә авылы).

Тапшыруда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде. Тамашачыларны конгресс оештырган кызыклы чараларда, бәйгеләрдә катнашырга, актив булырга чакырды.

Тапшыру “Яңа гасыр” һәм “ТНВ-Планета” каналларында чыгачак. Төгәл вакытын алдан хәбәр итәрбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*