tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аккалфаклылар Уразавылда җыелды
Аккалфаклылар Уразавылда җыелды

Аккалфаклылар Уразавылда җыелды

Җәй айларында бераз тынып торган иҗтимагый эшчәнлек көз җитү белән кабат җанлана. Түбән Новгород өлкәсе  татарларының региональ милли-мәдәни автономия­се каршында уңышлы гына эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешма­сы да искәрмә түгел. Тынып торган дию дә, бәлки, бик үк дөрес түгелдер, зур ча­ралар гына уздырылмый, ә көндәлек эш бер генә минутка да туктамый.

Менә шул зур чараларны планлаштыру, Кызыл Октябрь округына кергән татар авыл­ларында “Ак калфак” оешма­сы эшчәнлеген тагы да киңрәк җәелдерү максаты белән агымдагы атнада Уразавыл­да округның бер төркем актив аккалфаклыларының өлкә оеш­масы рәисе Зилә Ахмадуллина, оешманың округара кураторы буларак шушы юллар авторы катнашында күчмә утырышы узды.

Сөйләшер сүзләр күп җыелган  автономия конкурслары, теле­безне, мәдәниятебезне, гореф- гадәтләребезне саклап үстерүгә юнәлтелгән даими чаралар уздыру (“Нижгарбикә”, “Ниж­гарсылу”, “Татар малае. Татар кызчыгы” һ.б.), авыллардагы бүлекчәләрнең эшчәнлеге, хәй- риячелек – боларның барысы турында да сүз барды һәм зур чараларны уздыру вакыты якын­ча билгеләнде, ә инде төгәл көннәрен һәм уздыру урынын өстәмә белгертербез, әлбәттә.

Тәкъдимнәр дә булды, мәсәлән, Кызыл Октябрь округының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Сәлахова февраль аенда билгеләнә торган туган телләр көне уңаеннан чара үткәрү, татар авыллары мәдәният йортлары арасында иҗади бәйге оештыру тәкъдимнәре белән чыкты.

Болар барысы да округара, өлкә күләмендә уздырыла торган зур чаралар, шулай ук мохтаҗларга, хәрби операция запасында­гы ир-егетләребезгә, Мули­но госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә актив ханымнар белән төрле чаралар оештыру кебек көндәлек эшләр дә дәвам итә, әлбәттә.

Зилә ханым һәр ел авыр хәлле, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Бе­лем көне уңаеннан бүләкләр тапшыра. Бу юлы да өлкә автономиясенең актив әгъзасы, аккалфаклы Сания Албутова белән бик күп канцтоварлар, рюкзаклар, малайлар өчен өр- яңа костюмнар һ.б. китергән иде, аларны Уразавыл мәктәбе уку­чыларына, бүтән кайбер авыл­лардагы балаларга (кемгә нәрсә кирәкне белешеп, авыллардагы актив аккалфаклыларыбыз вот­саптагы төркемгә алдан язды) тапшырды.

Өлкә татар конгрессы рәи- сенең урынбасары Гөлнара Аб­дуллина оештырган чәй табыны артында җылы, файдалы ара­лашу булды, аңа да, катнашучы ханымнарга да зур рәхмәт.

Наилә ЖИҺАНШИНА,

“Ак калфак” оешмасының округара кураторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*