tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда танылып киткән мәктәп каравылчысы: «Эшкә чыкмаган көнне балалар борчыла башлаган»
Чаллыда танылып киткән мәктәп каравылчысы: «Эшкә чыкмаган көнне балалар борчыла башлаган»

Чаллыда танылып киткән мәктәп каравылчысы: «Эшкә чыкмаган көнне балалар борчыла башлаган»

Бу көннәрдә Чаллыдагы «Адымнар» мәктәбе каравылчысы социаль челтәрләр героена әверелде. Гайнетдин Исламовның мәктәпкә кергән һәр укучы белән «бишне» биреп исәнләшүен видеога төшереп, интернетка куйдылар. Каравылчының укучылар һәм укытучыларны шулай ихлас сәламләве, ягымлы мөнәсәбәте беркемне дә битараф калдырмады.

«Челны биз» сайты Гайнетдин абый янына барып, үзе белән дә сөйләшкән. Полилингваль гимназиядә эшләүче «Эверест» шәхси сак оешмасы хезмәткәрен укучылар «Гайнетдин абый» дип йөртә. Ул бик иртә ятим калган, аны әбисе тәрбияләп үстергән.

67 яшьлек Гайнетдин абый сөйләвенчә, ул каравылчы булып моннан 7 ел элек эшли башлаган. Аңа кадәр Боровецкий урманында урманчы булган. Гимназиягә әле уку йорты төзелә башлаганчы ук урнашкан – вагоннар куелган территорияне саклаган.

Балалар мине ярата, мин дә аларны яратам. Җәй эчендә аларны шундый сагындым. Каршы алам, исәнләшәм, хәтта кочаклыйм да. Барысы да үскәннәр! Яңа икенче сыйныф укучылары гына мине беренче тапкыр күрде, калган укучылар барысы да белә. Беренче уку көнендә ял иттем, эшкә чыкмадым. «Ә безнең абый кая? Нигә ул юк? Эштән киттеме әллә?» – дип борчыла башлаганнар.

«Бишне» биреп, укучылар минем белән үзләре исәнләшә башлады. Бөтен мәктәпнең шулай исәнләшүе дөнья күләмендә дә юктыр ул. Мин директорның гына кулын кысам, калган укытучыларга да, укучыларга да «биш»не бирәм. Алар яхшы кәеф белән укысын өчен, барысына да уңышлар телим.

Болай исәнләшкәч, балалар үзләрен олыларча хис итә башлый, зурларга хөрмәтләре арта. Менә шуннан башлана да инде ул тәрбия, – дип сөйләгән ул.

Гайнетдин Исламов тумышы белән башкорт авылыннан. Әти-әнисез үскәнгә, гомере буе зур гаилә турында хыялланган. Хәзер аның 5 баласы һәм 13 оныгы бар.

Яшь чагында, башкалардан күреп, гармунда уйнарга өйрәнгән. Ноталар белмәсә дә, музыканы яхшы тоемлый. Ул хәтта, үзенең бер ял көнендә, «Адымнар»ның беренче катында концерт та оештырган.

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*