tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанаш районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза
Актанаш районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза

Актанаш районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза

Рамазан аенда ураза тоту – ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Шөкер, районыбызда да ураза тотучылар саны артканнан-арта. Шуның белән беррәттән, көн буена ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре дә еш үтә. Мәсәлән, Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләре үзара килешеп көнаралаш авыз ачу мәҗлесләре оештыралар.

Ифтар мәҗлесләрендә имамнарыбыз тәрбияви вәгазьләр укый,  Коръәни Кәримнең  сүрәләре, хәдисләр белән рух-калебебезне ныгыта торган нәсыйхәтләр әйтә. Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мул табыннар әзерләп, кардәшләребезне сыйлаган мөслимәләребезгә олы рәхмәтләрен белдерде.

Хөрмәтле райондашлар, 21 март көнне  “Батыр” спорткомплексында районкүләм ифтар мәҗлесе узачак. Мәҗлескә Казаннан да билгеле дин әһелләре килүе көтелә. 20 март көнне исә сәләтле балалар өчен гуманитар нимназия-интернатта шундый күркәм очрашу оештырылачак.

Ураза – ул  Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, таң атканнан алып, кояш баеганчыга хәтле, ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм начар сүзләрдән вә гамәлләрдән тыелу. Кайбер кешеләр ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар уразаны ашау-эчүдән тыелу гына дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, ураза – ул тәнгә ләззәт бирүче бөтен хәләл нәрсәләрдән һәм бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә, уразада ашау-эчүдән тыелып та, гайбәтне, ялган сөйләүне, сүгенүне, кеше рәнҗетү һәм әрләшүне куймаган кеше көне буе ач торучы гына булып кала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Чөнки ул ураза тотып, яхшы якка үзгәрмәде һәм әхлагын яхшыртмады булып чыга

Чыганак: aktanysh-rt.r

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*