tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районында 9350 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашты
Актаныш районында 9350 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Актаныш районында 9350 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашты

“Татарча диктант” акциясе 6нчы тапкыр үткәрелә. Актаныш районы ел саен әлеге акциягә зур активлык белән кушыла. Быел да 9350 райондашыбыз татарча диктант язып үзенең грамоталылыгын тикшерде.

Диктант тексты Гомәр Бәширов әсәре буенча төзелгән иде. Сара Садыйкова белән бергә язган җыр тарихы турында иде ул. Районда диктант язу өчен 28 мәйданчык әзерләнде. “Адымнар-Актаныш” күптелле гимназия комплексында укучылар белән бергә ата-аналар һәм башка теләүчеләр дә диктант язды.

“Росреестр”ның Актаныш бүлекчәсендә эшләүче Ильяс Харисов акциядә икенче тапкыр катнаша. Узган ел пандемия булу сәбәпле онлайн язса, быел кызы укый торган гимназиягә килгән:

– Татар телен үстерәбез дип күпме генә сөйләшсәк тә, бу уңайдан гамәл кылу күбрәк кирәк. Без, әти-әниләрнең диктантта катнашуы балаларга бер үрнәк тәрбия чарасы да әле ул.

Гимназиядәге диктант текстын укыган Чулпан Шәрипова быелгы диктант язуда яңалыклар булуын, онлайн форматта да диктант язу мөмкинлеге тудырылганын әйтте. Шулай ук укытучы быелгы текстның узган елга караганда авыррак булуын да билгеләп үтте:

– Бүгенге диктант язу гади контроль эш булудан бигрәк бәйрәм төсмерен алды. Барлык сыйныфлар да шушы ук текстны язды. Соңыннан бу диктантны тикшергәч, хаталар өстендә дә эшләячәкбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*