tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта көзге бәйрәм ярминкәсе гөрләп узды!
Актанышта көзге бәйрәм ярминкәсе гөрләп узды!

Актанышта көзге бәйрәм ярминкәсе гөрләп узды!

1нче октябрь ярминкәсендә – көзге муллык. Актаныш районында тәүге көзге
муллык ярминкәләре узды. Алар район үзәгендә берничә мәйданда бүленеп
һәм Пучы, Татар Суксуы авыл җирлекләрендә оештырылды.
Район үзәгендә зурлап һәм Актанышның җыр-мон сандугачлары катнашында
үткәрелгән ярминкә барышы белән Актаныш районы башлыгы Ленар
Зарипов та танышты. Кызыксындырган сорауларын бирде сатучыларга.
Көзге нигъмәтләр белән сату итү өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Бу шимбәдә авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш товарлары ярминкәсе мәйданыннан
биләмәсеннән халык өзелмәде. Күпләр шул рәвешле экологик чиста
продукциядән салкын кыш айларына запас туплап куярга тырыша.
Рәт-рәт булып тезелеп киткән өстәл-киштәләрдә нәрсәләр генә юк!
Бәрәңгесе-суганы, кишере-чөгендере, ите-мае, дигәндәй. Халык әкрен генә
үзенә кирәген сайлап йөри. Кемнәрдер башта бәяләргә «разведка» ясап чыга.
Арзанрагын да, шул ук вакытта сыйфат ягыннан да калышмаганын күзлиләр.
Икенчеләр исә ошаганын сайлап алып, зур-зур сумкаларга тутыра…
Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*