tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты
Илгиз Халиков Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты

Илгиз Халиков Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты

30 сентябрь Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәктамак авылы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чарада катнашты.

Ул мәктәп җитәкчелеген һәм мөгаллимнәрне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм мәктәпкә музыкаль аппаратура алу өчен сертификат бүләк итте.

Чара кысаларында мәктәпнең беренче директоры Җамалетдин Камалов истәлегенә мемориаль такта да ачылды. Юбилей чараларында Кунашак районы башлыгы Сибәгатулла Әминов катнашты һәм татар теле кабинетын җиһазлау өчен 200 мең акча бүләк итте.

ТР Урал төбәгендә Даими вәкиленең урынбасары Фәвия Ахтямова мәктәп җитәкчелеген сәламләде һәм мәктәп китапханәсенә матур әдәбият бүләк итте! Юбилей уңаеннан Чиләбе өлкәсе  татар конгрессы рәисе Лена Колесникова мәктәп мөгаллимнәренә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шул ук көнне Илгиз Халиков Кунашак авылының ата-аналары белән очрашты һәм татар телен укыту мәсьәләләре турында әңгәмә корды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*