tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында “Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы роле” темасына форум узды
Гали авылында “Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы роле” темасына форум узды

Гали авылында “Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы роле” темасына форум узды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Самара өлкәсенең Гали авылында «Ислам һәм аның хәзерге дөньядагы роле» темасына багышланган форумда катнашты.

Форум 2 октябрьдә Самара өлкәсенең Похвистнево районында узды. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, II мәхәллә мәчете һәм “Гали” мәдрәсәсенең 30 еллык юбилеена багышланган иде.

Форум  Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Чарада мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, район башлыгы Юрий Рябов, Самара өлкәсе мөфтие Талип захрат Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте вәкилләре, төбәкнең мәгълүмат чаралары вәкилләре, милли иҗтимагый берләшмәләрнең җитәкчеләре, “Гали” мәдрәсәсен тәмамлаучылар һ. б. катнашты.

– Әлеге истәлекле вакыйганың бүген Гали авылында узуы очраклы түгел. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан II мәхәллә мәчетенең һәм “Гали” мәдрәсәсенең 30 еллыгын билгеләп үтәбез. Дин һәм милли тормыш – аерылгысыз төшенчәләр, “Гали” мәдрәсәсе туган телне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Шулай ук мөхтәрәм кунаклар Гали  авылы мәчетләрендә булдылар, биредә  4 дини оешма исәпләнә. Делегация шулай ук авылның музее һәм “Гали” мәдрәсәсе белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*