tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлап жибәрде
Сургут шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбе  яңа уку елын башлап жибәрде

Сургут шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлап жибәрде

Һәркемгә кайда гына яшәмәсен, үз теле, гореф- гадәтләре күңеленә якын. Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә аның кыйммәте тагын да ныграк сизелә. Сургут шәһәренең ижтимагый татар милли – мәдәни үзәгендә эшләп килүче татар якшәмбе мәктәбе бүген яңа уку елын башлап жибәрде. Әлеге чарада Сургут татарларының милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, Сургут шәһәрендә эшләп килүче “Сандугач” жыр- бию ансамбленең сәнгать житәкчесе, Татарстанның, Ханты-Манси автономия өлкәсенең атказанган сәнгать эшлеклесе Нурия Әхәт кызы Зиганшина, мәчетебезнең имамы Гадел хәзрәт, татар ижтимагый үзәгенең актив әгъзасы Ильзия Мансур кызы катнашты. Бәйрәмдә укучылар татар теленә багышланган викторина сорауларына жавап эзләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар.

«Сандугач» ансамбленә йөрүче балалар Рөстәм, Тимур, Розалия, Гөлназ һәм Гүзәлнең чыгышлары кичәгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәм ахырында татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” жырын бергәләп башкардык. Түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, укуга килгән әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп таралыштык. Шунысы куандыра, туган телне өйрәнергә теләүчеләр саны елдан -ел арта. Телебезне саклау һәм киләчәк буынга житкерү һәрберебезнең изге бурычы!

Алсу Гайнетдинова, татар якшәмбе мәктәбе укытучысы

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*