tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырылды
Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырылды

Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырылды

1 октябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Тинчурин театрында бәйрәм концерты оештырылды.

«Сүнгән йолдызлар» спектакленә килгән тамашачылар фойеда Резеда Төхфәтуллина, Рамил Минханов, Зөлфия Вәлиева, Илнур Байназаров, Илсур Мортаза, Илназ Гафиятов, виртуоз баянчы Алмаз Ахуновларның чыгышын карады. Әлеге әдәби-музыкаль кичәне Сәкинә Минханова алып барды.

Халык чарада катнашучыларны алкышларга күмеп, җырчыларга кушылып җырлады, җилкенеп биеде. Кабат шулай күрешеп, хәлләр белешеп, бер-беребезнең күңелен ачарга насыйп булсын.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*