tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә күренекле шәхеснең иҗат кичәсе узды
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә күренекле шәхеснең иҗат кичәсе узды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә күренекле шәхеснең иҗат кичәсе узды

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә танылган спортчы, җырчы, музыка коралларында уйный белгән, рус һәм татар телендә шигырьләр язган күренекле шәхес Әлмөхәммәт Хәбибуллинның иҗат кичәсе узды. Аны шәһәр думасы депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмутов, филология фәннәр кандидаты Кашшаф Әминов яңа казанышлар һәм киләчәктә дә иҗаты гөрләп барсын дип теләкләрен юлладылар.

Ул күп еллар шәһәрнең беренче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең директоры булып эшли, шәһәрдә Авыр атлетика федерациясен оештыруда нигез сала. Аның җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнүче егетләребез Россия, Урал федераль округында узган ярышларда катнашып чемпион, спорт мастерлары исемнәрен алалар. Аларның арасында профессиональ спорт доньясына аяк басучылар, бүген дә спортны ташламаучылар, спорт ярышларында җиңүчеләр бар. Александр Ковтунов, Артур Уразаев, Рөстәм Абдеев, Равил Хәбибуллин, Рим Көлмәмәтов, Айдар Юнусов, Әнвәр Бәширов һ.б

Кичәдә булган, якын дустына җырларын бүләк иткән, изге теләкләрен юллаган Октябрист Мәчитов:”Әлмөхәммәт Хәбибуллинның 50 елдан артык хезмәт стажы. Ул физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Мактау билгесе белән бүләкләнә. Танылган шәхес халык мәгарифе отличнигы значогы, Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты, Төмән өлкәсе спорт һәм яшьләр сәясәте Департаментының, Тубыл шәһәре хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталарын ала. Әлмөхәммәт Хәбибуллин төрле яктан талантлы кеше. Ул танылган спортчы да, музыка коралларында уйный, җырлый да, матур рәсем дә ясый, шигырьләр дә иҗат итә. Авторның китаплары да чыккан. Аның иҗат иткән туган тел, туган як темаларга язылган шигырьләрен яратып укыйбыз. Сәләтле, танылган якташыбыз күп еллар татар концертларда да катнаша. Ул милләт җанлы, күренекле шәхес. Спортны үстерүгә, спортчыларны әзерләүгә һәм иҗади эшчәнлеккә зур өлеш керткән кеше,”-дип сөйләде.

Кичәдә Әлмөхәммәт Хәбибуллинның спорттагы уңышлары, шәхси һәм иҗади тормышы турында әңгәмә алып бардылар. Хезмәт ветеранына игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләрен әйттеләр, җырлар бүләк иттеләр. Чараны Илтус Уразмәмәтовның иҗат төркеме, Роза Яхинаның җырлары бизәде.

Быел шәһәр күләмендә узган “Спортивная элита” чарасында Әлмөхәммәт Хәбибуллинга һәм аның шәкерте Рим Көлмәмәтовка шәһәр башлыгы Максим Афанасьев рәхмәт хатларын тапшырган иде. Рим Көлмәмәтов:” Укытучым җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнеп Россиянең спорт мастеры, Өлкән яшьтәге төркем спортчылары арасында ике тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, 18 һәм 23 яшькәчә спортчылар арасында Россия беренчелегенең ике тапкыр өченче призеры, җиде мәртәбә Урфо җиңүчесе булдым. Россия күләмендә узган ярышларда Өлкән яшьтәге төркем спортчылары арасында 4 мәртәбә рекорд куйдым. Әлмөхәммәт абыйга аның яшь шәкертләре исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез. Безне тырышлык җиңүләргә илткәненә, спортны яратырга өйрәтте. Тренерыбыз Тубылда спорт доньясында йолдызлар кабызган кеше ,”-диде.

Рим Көлмәмәтов кичәдә була алмаса да, тренерын хөрмәт итеп, котлауларын юллады. Аңа сәламәтлек, уңышлар теләде.

Себер татар мәдәният үзәгендә узган кичә җылы атмосферада, матур һәм күңелле үтте.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*