tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышланган музей ачылырга мөмкин
Алабуга музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышланган музей ачылырга мөмкин

Алабуга музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышланган музей ачылырга мөмкин

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында татар мәхәлләсенә багышлап музей ачарга ниятлиләр. Музейның исеме әлегә билгеле түгел.

«Татар мәхәлләсенә багышлап музей ачсалар, үзем җыйган тарихи коллекцияне тапшырырга әзермен. Мин инкыйлабка кадәрге китапларны җыйдым. Шулай ук, Вятка губернасы Алабуга өязеннән II чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы депутаты Хәбибрахман Мәсәгутовның мөһере сугылган хаты, «Мөхәммәдия» китаплары бар», — диде «Татар-информ”га Алабугада яшәүче публицист, журналист Ленар Мифтахныкы.

Ленар Мифтах
Ленар Мифтахныкы инкыйлабка кадәрге татар мәхәлләсе белән горурланырга тиешбез дип саный. «Музей ачыла калса, идеяләрем күп. Барлык архивны тапшырыр идем. Кызганыч, хәзер татар мәхәлләсе сүзенең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Мәхәллә Россия Империясендә гражданлык җәмгыяте институтын аңлаткан, үзенә караган халыкның рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти, матди-социаль тормышы белән идарә иткән», — ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*