tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Нечкәбил” – гаиләне берләштерүче бәйге

ВИДЕО: “Нечкәбил” – гаиләне берләштерүче бәйге

“Нечкәбил” – республикакүләм гаиләләр бәйгесе финалы үтте. Татарстанның төрле районнарыннан килгән катнашучылар беренче урын өчен ярыша. Бәхетле гаиләләр бәйгесенең турында тулырак хәбәрчебез язмасында.

“Нечкәбил” – ул Татарстанның тату гаиләләре республика бәйгесе, республика горурлыгы һәм байлыгы. Ул гаилә җылысын да, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны да берләштерүче бәйрәм. Бәхетле, нык гаиләләр, Нечкәбилдәй тынгысыз ханымнар һәрвакыт үрнәк булып тора.

Фестиваль шартлары буенча һәр гаилә нинди дә булса гаилә бәйрәмен, йоласын күрсәтергә, якыннары белән таныштырырга, хатын-кызларыбыз үзләре генә тойган, үзләренчә генә үреп барган гаилә матурлыгын күрсәтә белергә тиеш. Шулай ук җыр, бию, нәфис сүз кулланып сайлап алган тема буенча үзеңнең зур булмаган бәйрәм чыгышыңны, үз гаиләң, үзең, тормыш иптәшең һәм балаларың турында сөйләгән видеосюжет тәкъдим итәргә кирәк.

“Нечкәбил” бейгесе уникаль. Россиянең бер генә төбәгендә дә традицияләрне хөрмәт итүче һәм саклаучы бәйрәм юк. Шулай ук, бәйгенең әниләр көнендә үткәрелүе дә үзенчәлекле. Чөнки әни булмаса, беребез дә булмас иде бу дөньяда.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*