tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале уза
Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале уза

Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале уза

Уфада башкорт шәле осталарының ХIV республика фестивале була. Эшләрне карау һәм жюри фикер алышуы 30 ноябрьдә БР халык иҗаты республика үзәгенең «Урал» халык сәнгате галереясендә узачак.

Фестиваль-конкурс өч: «Башкорт мамык шәле», «Челтәрле шәл» һәм «Тукылган башкорт шәле» номинацияләрендә узачак. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Үз эшләрен Зианчура, Стәрлебаш, Куергазы, Хәйбуллин, Мәләвез, Мияке, Бишбүләк районнарыннан осталар тәкъдим итәчәк. Традиция буенча, фестиваль кысаларында осталар «Башкорт шәленең реклама ролигы» дигән команда иҗади конкурсында катнаша. Быел ул онлайн-форматта уза, катнашучыларның эшләрен Республика халык иҗаты үзәге контактындагы https://vk.com/rcntufa рәсми төркемдә карарга мөмкин.

2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр «Уфа. Арт. Һөнәр. сувенирлар» күргәзмә-фестивалендә башкорт мамык шәлләре, шул исәптән күргәзмәдә катнашучыларның эшләре дә, сатылачак.

Фестивальгә йомгак 4 декабрьдә ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*