Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды
Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды

Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды

Бүген Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале старт алды. Ул 17 августка кадәр Казан федераль университетының Алабуга институтында узачак. Өч көн дәвамында укытучылар тәҗрибә уртаклашачак.

Фестивальне ачу тантанасы шәһәр Мәдәният сараенда узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты.

Фестивальдә Россия һәм чит илләрдән 1600ләп укытучы, галим һәм белгеч, 100дән артык модератор һәм спикер катнаша.

Өч көн дәвамында лекцияләр, мастер-класслар, дискуссия панельләре, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар узачак.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*