tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугалыларны татарча биергә өйрәттеләр
Алабугалыларны татарча биергә өйрәттеләр

Алабугалыларны татарча биергә өйрәттеләр

Алабуганың «Чебурашка» ял паркында 22 июльдә җыр-бию мәйданчыгы оештырылды. Шәһәрдә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты буенча беренче тапкыр үткәрелгән массакүләм чара булды ул.

АМР башлыгы Рөстәм Нуриев балаларның җәйге яллары вакытында шәһәрнең һәр мәйданчыгында чаралар уздырылуына зур әһәмият бирә. Июльнең 15ендә «Адымнар» күптелле мәгариф комплексында хакимият вәкилләренең шәһәр җәмәгатьчелеге белән очрашуы узды. «Татарстан республикасы халыклары телләрен саклау өчен белем бирү, медиа һәм проект инфраструктурасын булдыру» темасына түгәрәк өстәл рәвешендә булды ул. Былтыр, җөмһүриятебездә туган телләр һәм халыклар бердәмлеген саклау елында, Казан шәһәре Башкарма комитеты тәкъдиме белән башланып киткән «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты буенча башкаланың парк һәм скверларында спорт шөгыльләре, бию дәресләре узды, проект мәктәпләргә дә кертелгән иде. Аны җәелдереп җибәрү өчен, Алабугада да бар мөмкинлек тә бар. Очрашуда катнашучылар шундый фикергә килде.

Үткән атнаның җомгасында «Чебурашка» паркында, чара буласын белеп, элек җырлап-биеп кич уздырганнарын сагынып килүчеләр дә, паркны үз итеп өлгергән алабугалылар да «Татар мәйданчыгы» н үткәрүдә катнашты. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина да әйлән-бәйләндә катнашты.

— Бүген татар биюенә багышлап чара үткәрәбез. Максат: аны татарча алып бару, халыкны җәлеп итү. Яңа уку елыннан мәктәпләрдә дә башларбыз дип уйлыйм. Үткән атнада татар җәмәгатьчелеге белән очраштык. Татар җанлы кунакларыбыз, өлкән буын вәкилләре “пятачок”ларны сагынып сөйләделәр, хәзер дә булсын иде, диделәр. Шундый форматта яшьләр дә халык уеннарын өйрәнеп калсын иде, — диде ул.

План буенча, татар биюенә өйрәтеп, осталык дәресе күрсәттеләр. Борынгы милли уеннардан “Йөзек салыш«ны искә алдылар. «Утрау» дип аталганы заманчалаштырылган булып чыкты. Зурлар да, кечкенәләр дә катнашкач, бик күңелле булды.

Җыр-биюгә, сүзгә оста Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары бию алымнарын күрсәттеләр. Үзләре җырлап, үзләре биеп, Диләрия һәм Альберт Хәбибуллиннар халыкны мәйданга әйдәп торды. Тәлгать Зарипов курай моңнарын, җырларын бүләк итте. Мәйдан тирәли җыелган абый-апалар ахырда: «Тагын булсын иде мондый бәйрәм!» — дип таралышты.

Лилия Ягудина үзе дә әйлән-бәйләндә катнашты. Аның сүзләренә караганда, чираттагы урам киче августта булачак.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*