19 мартта Алексеевскида “Ак калфак” бәйрәме үтте. Татарстанның бу район үзәгендә яшәүче татар ханымнары “Апельсин” кафесында бик матур бәйрәм оештырганнар иде.
Кичә җыр-моңга үрелеп барды, төрле бәйге, уеннар оештырылды. Ханымнарның бу матур башлангычын хуплан район башлыгы урынбасары Николай Чурин да да сәламләде.
Бәйрәм ахырында оештыручылар райондагы барлык кыз-хатынны Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы игълан иткән “Сабан туе батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем”, “Ил саклаучы батырга кулъяулыгым бүләгем”, “Күркәм гаилә” бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.