tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашу
Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашу

Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашу

Бу минутларда Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Казахстан Республикасының Алматы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашуы үтә. Аралашу Казахстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында уза.

Васил Шәйхразиев белән очрашуга Алматы шәһәренең актив татарлары чакырылган – барлыгы 20дән артык кеше. Алар арасында Казахстан Татарлар һәм башкортлар конгрессы урынбасары Ринат Абдулхаликов, академик Мурат Ауэзов, Алматы шәһәренең Татар этномәдәни берләшмәсе рәисе Ринат Әюпов, Татар этномәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Равил Гузаиров, Алматы шәһәренең Татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Рәшид Гыйззәтуллин һ.б. бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*