tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмаз Магадиев: “Татарча диктант” проектын оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм!
Алмаз Магадиев: “Татарча диктант” проектын оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм!

Алмаз Магадиев: “Татарча диктант” проектын оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм!

Бүген Татарча диктант язу проектында катнаштым әле. 3нче ел катнашып киләм, шуңа быел да читтә кала алмадым. Язу өчен Алабуганың 10нчы санлы күппрофильле лицеена барырга булдым апам белән. Ягымлы, ачык мөгаллимнәр, мәктәп хезмәткәрләре каршы алды, шундый җылы атмосфера хөкем сөрә иде анда! Якынча 30 кеше җыелган идек. Диктантны татар теле укытучысы Розалия Илдар кызы укыды. Ул укыган вакытта шул әсәрнең эченә кереп, күз алдына китереп утырасың! Шул кадәр ошады, хәтта җитми дә калды диярсең!

Ә әлеге проектка килгәндә, бу бик яхшы проект! Тулаем хуплыйм! Туган телне онытмаска, аннары кулдан язуны онытмаска көчле ярдәм итә.

Чөнки бүгенге гаджетлар заманында кулдан язу сәләтен онытып барабыз диярлек… Шунысы сөендерә, диктант язуда төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән балалар да бик теләп катнаша. Моның өчен проектны оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм! Алабуганың 10нчы санлы күппрофильле лицеенда бүген диктант укыган татар теле укытучысы Розалия Илдар кызына, безне мәктәп бусагасыннан каршы алып, әлеге чарада катнашуда ярдәм иткән татар теле укытучысы Ләйсинә Марс кызына рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Ә иң олы рәхмәтне – безне әлеге чарада катнашырга иң шәп лицейларның берсенә чакырган Дустыма, Алабуганың 10нчы санлы күппрофильле лицей директоры урынбасары Гөлнара Халис кызына белдерәм! Эшегездә зур иҗади уңышлар телим!!!

Алмаз Магадиев, блогер язмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*