tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Башкортстан Республикасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Башкортстан Республикасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

25-27 ноябрь көннәрендә узарга тиешле дөньякүләм “Татарча диктант” акциясен Башкортстанда беренчеләрдән булып Уфа Фән һәм технологияләр университеты            (элекке Башкорт дәүләт университеты) башлады. “Иске яңа” уку йортының рәсми ачылуына бүген яңа 25 көн тула. Студентлар, аларның укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре үзләренең туган телләрен белү камиллеген сынап, “Афзал Шамовның хаты” дип исемләнгән диктант язды.

Текстны УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА укыды. Чарада катнашучылар арасында уку йортының филология факультеты деканы Альмира ЯМАЛЕТДИНОВА, Башкортстан татарлары Конгрессының башкарма директоры Зәлия АХУНОВА да бар иде. Кунакларны татар-рус бүлегенең милли киемле гүзәл кызлары каршы алды.

Университетта узган “Татарча диктант” акциясендә утыздан артык кеше катнашты. Ахырда УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары эшләрне тикшереп, гадел бәяләрен чыгарды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*