tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анкара университетында татар кешесе Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылган
Анкара университетында татар кешесе Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылган

Анкара университетында татар кешесе Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылган

Анкара университеты Тел һәм тарих-география факультетында Чирмешән районы Бәркәтә авылы егете, дөньякүләм танылган тарих галиме Әкъдәс Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачылды.

«Ачылышта факультетның деканы профессор Ләвәнт Каяпынар (Levent Kayapınar), декан ярдәмчесе, доцент Яшим Доган (Yeşim Doğan) һәм доцент Мурат Күчүк (Murat Küçük) катнашкан. Татарстаннан КФУның ректор ярдәмчесе Тимирхан Алишев белән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институты деканы Эльмира Хәбибуллина килгән», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, Әкъдәс Курат 1941 елда Анкара университетының әлеге факультет кысаларында ачылган рус теле һәм әдәбияты бүлегендә доцент буларак билгеләнә. 1944 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрелеп, 1945 елда Урта гасыр тарихы профессорлыгына ирешә. 1954-1955 елларда ул Тел һәм тарих-география факультеты деканы була.

«Төркиядә бүген дә Гомуми төрки халыкларның тарихы буенча мөһим мөгаллимнәреннән булган Нигъмәт Куратны укыталар. Университетларның тарих бүлеге студентлары аның «IV-XVIII йөзьелларда Кара диңгезнең төньягындагы төрки кавемнәр һәм дәүләтләр» (IV-XVIII. yüzyıllarda Karadeniz kuzeyindeki Türk kavimleri ve devletleri) исемле соңгы хезмәтен яхшы белә», – диде Айгөл Зара Кәбирова.

  • Әкъдәс Нигъмәт Курат (чын исем-фамилиясе – Нигъмәтов Әкъдәс Таһир улы) 1903 елның апрелендә хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында дөньяга килгән. 1920 елда Бөгелмә урта мәктәбен тәмамлый. Ике елдан соң белем алуын дәвам итү өчен Германиягә китә. 1924 елда Төркиягә килеп Истанбул университетына укырга керә. Әдәбият факультетының фәлсәфә һәм тарих бүлеген бетерә.
  • Югары уку йортын тәмамлагач, Алманиянең Бреславль һәм Гамбург университетларында Көнчыгыш Европа, Византия тарихы, фәлсәфә һәм икътисад буенча белемен ныгыта. 1933 елда урта гасыр тарихы буенча доцентлык сынауларына катнашып, гыйльми дәрәҗәсен күтәрә. 1941 елда Анкара университеты тел, тарих һәм география факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укыта. 1944 елда профессорлык дәрәҗәсен казана. 1954-1955 елларда Анкара университеты тел, тарих һәм география факультеты деканы була.
  • Төркия һәм Германиядә гыйлем алган, Европа илләре һәм АКШ архивларында эзләнүләрен алып барган Куратның, газета-журналлар өчен язмалары тышында, егерме китап, җитмешләп гыйльми мәкалә язуы билгеле. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1971 елның 8 сентябрендә юл фаҗигасе нәтиҗәсендә вафат була.

 

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*