tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анкарада татар фотографы катнашында фотосурәт күргәзмәсе ачылды
Анкарада татар фотографы катнашында фотосурәт күргәзмәсе ачылды

Анкарада татар фотографы катнашында фотосурәт күргәзмәсе ачылды

Төркия башкаласында яшәүче милләттәшебез, фоторәссам Мәсут Арсланбәкнең фотосурәтләре Анкарада Чикләүләрсез фотосурәт җәмгыяте (ENFOD) күргәзмәсендә тәкъдим ителә.

16 апрельдә ачылган «Портрет остаханәсе» дип аталган күргәзмәдә милләттәшебезнең ике хезмәте урын алган. Анда барлыгы җиде фотографның портрет җанрындагы фотографияләре урнаштырылган.

Мәсут Арсланбәк 1956 елда Анкарада Япониядән күченгән татар гаиләсендә дөньяга килгән. Инглиз филологиясе бүлеген тәмамлаган. Озак еллар Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламент) тышкы эшләр дератаментында тәрҗемәче булып эшләгән. Шул чакта ук фотосурәткә төшерү белән мавыккан.

«Лаеклы ялга чыккач фотосурәт сәнгате белән ныклап шөгыльләнә башладым. Күбрәк  аклы-каралы фотографияләр төшерергә яратам. Соңгы 15-16 елда пейзаж һәм портрет жанрларында эшлим. Чикләүләрсез фотосурәт җәмгыяте миңа камилләшү өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә», – ди Мәсут Арсланбәк.

Чикләүләрсез фотосурәт җәмгыяте (ENFOD) рәсми рәвештә 2017 елда корылган, әмма ул 2000 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Максаты – фотография ярдәмендә сәламәтлеге чикле кешеләр турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны да фотосурәт сәнгатенә тартып, җәмгыятьтә сәламәт кешеләр белән бертигез кабул күрелүләрен тәэмин итү, социальләшү мөмкинлекләрен арттыру.

Чикләүләрсез фотосурәт җәмгыяте фотосурәт сәнгате белән мавыгучы сәламәт һәм сәламәтлеге чикле һәркемгә төрле җанрдагы остаханәләрдә профессионал яктан үсәргә ярдәм итә. Аеруча, төрле бәйгеләр, күргәзмәләр дә оештыра.

Чикләүләрсез фотосурәт җәмгыятенең «Портрет остаханәсе» дип аталган күргәзмә 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*