tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» татар балалар театр студиясе яңа кастинг игълан итте
«Апуш» татар балалар театр студиясе яңа кастинг игълан итте

«Апуш» татар балалар театр студиясе яңа кастинг игълан итте

Казан мэры күзәтчелегендә эшләүче «Апуш» татар балалар театр студиясе 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 22 октябрьдә кастингка чакыра. Кастинг 12:00-16:00 сәгатьтә була. Аның нәтиҗәләре буенча «Московский» мәдәният үзәгендә ачылачак төркемгә 40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк.

«Кастингта балалар җырлап, биеп яки шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш булачак. Жюридан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Студиягә сайланып алынган укучылар профессионал остазлар белән сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән шөгыльләнәчәк. «Апуш» студиясенең башка төркемнәрендәге кебек үк барлык дәресләр дә татар телендә уздырылачак», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Гаризалар (укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) [email protected] электрон почтасына 20 октябрь 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Катнашучыларның сәләтен кастингның жюри әгъзалары – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләячәк, диелә хәбәрдә.

Сораулар белән 89270322285 телефон номерына Алия Фәйзрахмановага мөрәҗәгать итәргә була.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе үз эшен узган елның март аеннан башлап җибәрде. Хәзерге көндә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында 100гә якын бала шөгыльләнә. Бер ел дәвамында студия 4 спектакль чыгарды, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә һәм «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*